Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

“Гаиләбездән өлеш керсен дидем”

Әнә шундый уй-фикерләр белән хәрби контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына юл тота мәкаләбез герое

Олы Әтнәдә яшәүче Илһам Шәрифуллин менә бер елдан артык махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
  Шушы көннәрдә аның белән видеоэлемтәгә кереп, аралашу мөмкинлеге туды. Дөресрәге, якташыбыз белән улы Реналь ярдәмендә аралаштык.
Район халкына кайнар сәламнәр юллады ул.
– Тормыш шартлары, чагыштырмача, начар түгел. Кызганычка каршы, машинага җитди зыян килде – төнлә “Баба-яга” бомбага тотты, – дип көрсенә ул.
Шунда ук машинага запас частьләр һәм кирәк-яраклар җибәреп торган Олы Әтнә эшмәкәренә рәхмәтле булуын җиткерде. Кызганычка каршы,   райондашларга бик күп гуманитар ярдәм җибәрсәк тә,  барлык кирәк-ярак та ул юнәлешкә килми икән. Аның каравы ул якта Биектау районы нык ярдәм итә, ди. “Бердәнбер теләк – авыл җирлеге контракт төзеп китүчеләрнең гаиләләренә дә ярдәм кулы сузсын иде. Ир-ат илне яклаган бер чакта, вак-төяк мәсьәләләрдә гаиләгә булышсыннар иде”, – дип өзгәләнә. Анда да үзе турында бик сөйләми, гаиләсенә ярдәм сорый ул. Ярдәм дигәннән, әнисе Әлфия ханымга Хаҗга юллама да тәкъдим иткәннәр, “Әниләр көне”нә багышлап концертка да чакыралар. Әмма ана күңеле – балада, диләр бит. 
– Миңа ниндидер ярдәм түгел, баламның исән-сау әйләнеп кайтуы мөһим. Чәчләремә карап, буяткан икән дип уйлый күрмәгез. Бала турында уйлана торгач, чәчләрем агарып бетте, – ди Әлфия ханым.
Бүгенге көндә кызы һәм кияве белән Царево бистәсендә яши. Инде менә ике ул һәм ике кыздан тыш, 10 онык тәрбияли. Ни хикмәттер, Казанда туып, шунда яшәгән Илһам гел авылга омтыла. Инде менә 10 ел биредә яшиләр. Ул гына түгел, бүгенге көндә энесе дә гаиләсе белән Саба районына күчеп, шунда яши. Ә ул Олы Әтнәне сайлый – матур табигатен, саф һавасын, шулай ук шәһәргә дә якын булуын үз итә.
– Монда ияләнергә бик кыен булмады. Күршеләребез бик яхшы безнең, – ди Гөлгенә.
Җәмәгате Гөлгенә безнең районнан ерак булмаган Алат авылыннан. Шөкер, икесенең эшләре бергә була – шунда танышалар һәм кавышалар. “Ирем белән бик горурланам. Дөреслектә, андагы кыюлык, тәвәкәллек һәркемгә дә бирелмәгән”, – ди ул.
Бүгенге көндә 2009 елгы Реналь һәм 2013 елгы Ранил исемле уллар тәрбиялиләр. Олы улга – 4 яшь, кечесенә 8 ай гына вакытта авылга күченеп кайталар. Балалар белән дә бераз сөйләшү мөмкинлеге туды.
– Сагындык әтине, – диләр. Шунда ук:
– Әти белән ихлас горурланабыз, – дип өстиләр. Олысы Реналь башта әтисе кебек үк хәрби булырга да тели әле... Соңыннан мәктәптән соң Казандагы инновацион университетка керергә дигән хыялы туа.
...Махсус хәрби операция башлангач та, шунда китәргә дигән фикер туа Илһамда.
“Акча дип кит­мә­де, акчаны ул мон­да да начар эш­лә­мәде”, – ди Илһам­ның әнисе. “Безнең гаи­ләдән дә өлеш ке­рергә тиеш, әнием дә, гаиләм дә минем белән горурлана алсыннар”, – ди ул сеңлесенә үзара әң­гәмәдә.
Бер ай чамасы, берәүгә дә әйт­ми­­чә, китәргә дип әзерләнеп йөри. 
Ә узган елның 15 сентябрендә контракт төзеп китә. Инде менә бер ел чамасы “снабженец” булып, “КамАЗ” машинасында эшли.
Үзе хезмәт иткән, яшәгән җир буйлап кыскача экскурсия дә уздырды. Видеокамера белән, әлбәттә. Тышкы яктан күрмәдем, әмма эчтән бездәгедән ким түгел. Суыткычы да, башкасы да бар. Әйтүенчә, ашау-эчү ягыннан да проблема юк.
Шулай да туган яктан килгән кеч­кенә генә хәбәр дә, бәлзәм ке­бек, күрәсең. Ахыр чиктә, үзе дә: 
– Туган яктан килгән һәр хәбәр күңелгә якын. Бәхәссез,  туган як сагындыра, – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев