Ярдәм янәшә
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребезгә кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен Күәм урта мәктәбе колективы да читтә калмады.
Күңелендә булган һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша.
Күәм урта мәктәбе укучылары да сыйныф җитәкчеләре белән берлектә ярдәмгә кушылдылар.
Районыбыз халкы һәрвакыт киң күңеллелеге, олы йөрәкле булуы белән аерылып тора. Туган яктан килгән сагынычлы сәламнәр, күчтәнәчләр тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга күңел җылысы булып барып ирешер һәм аларга рухи көч өстәр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев