Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Алтмыш бер елдан соң кабере табыла

Хәбибуллин Кәримулла Хәбибулла улы

Минем карт бабаем Хәбибуллин Кәримулла 1913 елда Әтнә районы Дусым авылында туган. Хатыны Рәбига белән күп тә яши алмыйлар. 1936 нчы елда Самат, 1939 нчы елда Тәлгать, 1941 нче елда Әхәт исемле уллары туа. Самат өч яшендә үлә. Ә Кәримулла сугышка киткәндә Әхәт әле тумаган да була. 

Бабаем Кәримулла сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Тверь янындагы сугышта яралана, госпитальдә ятып чыга. 1942 нче елда хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. 2006 нчы елда «Исток» эзләнү отряды Тверь өлкәсендәге эзләнүләре барышында солдатлар каберлегенә юлыгалар. Бер солдатның гимнастерка кесәсеннән капсула чыга. Анда «Хәбибуллина Рәбига, Татарстан АССР, Кубянский сельсовет» дигән язу чыга. Бу — безнең Кәримулла бабай булып чыга. 
Эзләнү отрядыннан аның Дусымда гомер итүче улы, минем бабаем Тәлгатьне чакырып хат язалар. Бабаем әти, җизни белән барып, Соломино авылындагы Туганнар каберлегендә әтисен күмүдә катнашып кайтты.
Бүгенге көндә бабаемның үзенә дә 85 яшь, 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Без — Кәримулла бабаебызның нәсел җебен дәвам итүчеләр. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшик!

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев