Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Контракт төзеп – СВОга

Түбән Көек авылыннан тагын бер егет хәрби килешү төзи һәм махсус хәрби операция зонасына юл тота

Илфир Заһидуллин – кеч­кенә вакыттан ук хәрби контракт төзеп хезмәт итү турында хыяллана.
– Улым мәктәптән соң Казанда, төзелеш училищесында укыды. 2020 елның июнь аенда аны тәмамлап, кулына диплом алды. Июль ахырында: “Әни, мин армиягә барырга телим. Чакыру буенча түгел, контракт төзеп китәм”, – диде. Башта без, гаиләдәгеләр риза да булмаган идек. Әмма аның теләгенә каршы килмәскә булдык, – дип искә алды әнисе Розалия ханым.
Түбән Новгород өлкәсендәге хәрби шәһәрчектә хезмәт итә ул. 5 ай дәвамында өлкән топогеодезист вазифасын башкара. Биредә аңа сержант хәрби званиесе бирәләр һәм ул 2 елга якын отделение командиры булып хезмәт итә.
Көннәрдән беркөнне аларны хәрби өйрәнүләр узарга башка җиргә күчерәләр. Ә озак­ламый махсус хәрби операция башлана.
Баштарак ана белән улның аралашуы сирәгрәк була. Ә хәзер махсус хәрби операция зонасыннан хәбәрләр еш килә. 
Ана моңсу елмаеп:
– Тамчы да зарланмый. Аның бар сүзе: “Әни, борчылма, ашарга-эчәргә җитәрлек, йок­лау ягыннан проблема юк. Бар да әйбәт монда”, – ди.
Күптән түгел генә – апрель аенда ялга кайтып китә. Түбән Көек мәктәбендә укучылар белән очрашуда катнаша. Сүз уңаеннан билгеле булсын – үз вакытында газетабызда бу хакта яздык.
Гадәттә, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр барысы да ниндидер “позывной”га ия. Ә менә биредә “Али Баба” кушаматы йөрткән Илфирга анда исем-фамилиясе белән эндәшәләр. Бу уңайдан кабат Розалия ханымның сүзләрен искә алу урынлы булыр. “Улымны озатырга баргач, “Татвоенкомат”та балтачлар белән танышып, сөйләшеп киттек. 
Кемне озатуым турында сораштылар. Әмма Илфир Заһидуллинны берсе дә белми булып чыкты. Шуннан, ничектер башыма килде дә: “Али Баба”ны”, – дидем. Ә аны бар да белә икән...” – дип көлә. 
Ә “позывной”ның булмау сәбәбен, әнисе белән хәбәрләшкәндә, ул үзе әйтә. Беренчедән, бу хәрби берәмлектә “позывной”га урта һәм өлкән командирлар гына ия икән. Икенчедән, хәзер инде ул сержант составыннан югарырак күтәрелә – аңа прапорщик хәрби званиесе бирәләр. Чамалагансыздыр инде, Илфир Заһидуллин махсус хәрби берәмлектә хезмәт итә. Шуңа күрә бу хакта күп итеп язып та булмый. 
Бу очракта, гади генә итеп “Хезмәт итә” дию дөрес тә булмас,  әле 2022 елның ноябрендә “Александр Суворов” һәм төгәл бер елдан “Батырлык өчен” медальләренә лаек була.
Арабызда менә шундый егетләр бар. Арча районында яшәп, Түбән Көеккә гаиләләре белән күченеп кайталар. Илфир – өч баланың төпчеге. Ә Розалия ханым Түбән Көек авылында укытучы булып эшли. Һәрберсе тормышта үз юлын тапкан. Ә төпчеге хәрби юнәлешне сайлаган.
Махсус хәрби операция зонасындагыларның матур уртак фикере бар – “Без булмасак кем?” диләр алар. Илфир Заһидуллин да шул фикердә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн-сау гына хезмэт итеп кайтсыннар, Ярабби бер Ходаем .