Олы Мәңгәрдә алгы сызыктан ялга кайткан Җиһаншин Айнур белән очрашу булды
Безнең геройлар.
Олы Мәңгәр балалар бакчасында мобилизация белән китеп махсус хәрби операция хезмәтеннән - алгы сызыктан чыгып ялга кайткан Җиһаншин Айнур Ленар улы белән бик җылы очрашу булды. Әлеге очрашуда Айнур белән бергә әнисе Эльвира ханым, тормыш иптәше Резеда ханым һәм Азалия, Әмир, Райнур да чакырылган иде. Балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Айнур абыйларына сорауларын бирделәр, узләре ясаган рәсемнәрен буләк иттеләр, тизрәк кайтуын теләделәр. Айнур абыйлары узе дә буш кул белән килмәгән, балаларга истәлекле бүләк пакетлары тапшырды. Һәркем өчен шундый җылы очрашу булды. Әлеге очрашу Мәңгәр мәктәбендә дә узды. Яшь юнармеецлар чыгыш ясады. Һәр ике очрашуда да Айнурның әнисе Эльвира улына багышлап язган тирән эчтәлекле, күңелләргә утә торган шигырьләр ен укыды. Авыл советы рәисе Фәридә Филатова Айнурның бала чагындагы истәлекләре белән уртаклашты. "Барыбызның да теләге бер - тиз арада илләрдә тынычлык урнашсын иде. 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы. Бөек җиңүнең 80 еллыгына да карата кабул ителгән карар бу. Дөньялар тынычланып 9 майда икеләтә бәйрәм итсәк иде", - дип матур теләкләр теләде. Ә Айнурга исән-имин килеш, уз аяклары белән туган нигезенә әйләнеп кайтуын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев