Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

«Рияз Мөхәммәтҗанов: «Ярдәм еш килә»

Яңа елга аяк баскан көннәрдә үзе теләп, контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә ул .

“Хәрби дислокация нәтиҗәсендә безгә гуманитар ярдәм Дагестаннан еш килә”, – ди әлеге вакытта туган авылы Күшәргә кайткан егет. 

Җиңелчә яралану сәбәпле, май аенда отпуск ялына кайтып киткән. Көтмәгәндә-уйламаганда кабат яралана. Бу юлы мина кыйпылчыгы аягын да, кулын да яралый аның. Хәзер хәрби частьтәге командирлары белән сөйләшеп, Казандагы госпитальдә операция ясату артыннан йөри. «Шунсыз булмый», – ди ул. Аяк мәсьәләсе, гомумән, зур проблема аның өчен. Чынлыкта, ул очракны гомергә онытырлык түгел. Әле 2015 елны ук авариягә эләгә ул, аягын юктан бар итәләр дияргә мөмкин. Шулай да озаклык белән булса да, бу ярасы төзәлә.

Әтисе Илдар абый, “Күшәр” күмәк хуҗалыгының алдынгы тракторчыларыннан берсе була, шул ук 2015 елны вафат була. Әнисе Зөлфия терлекчелек өлкәсендә көч куя – бүгенге көндә дә күмәк хуҗалык бозауларын тәрбияли.

Рияз да, аның абыйсы Илназ да Күшәр мәктәбендә укыйлар. 9 сыйныфны тәмамлагач, Рияз укуын Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Биредә бухгалтерлык белгече алып чыга.

Армия хезмәтен ракета гаскәрләрендә уза. Хәрби хезмәткә аерым мөнәсәбәт, хәрбиләргә хөрмәт белән карау шул чакта ук формалаша, күрәсең. Әмма күңеле туган якка тарта. Армиядән кайткач Яшел Үзәнгә китә ул, андагы фанера ясау заводына эшкә керә. Югарыда искә алганымча, озак эшләргә туры килми – юл һәлакәтенә очрый…

Мообилизация буенча махсус хәрби операция зонасына китәргә тиеш була. Тик аягы тулысынча төзәлеп бетмәү сәбәпле, аны алмыйлар. Бу аның күңеленә нык бәргән, күрәсең – рәтләнүгә, контракт төзи.

– Тирә-яктан, шул исәптән авылдан да контракт төзеп китүчеләр булды. Алар үрнәгендә мин дә китәргә булдым. Аннан соң, үземне сынап карарга да теләдем, – ди ул .

 Бүгенге көндә госпитальдә ятучы абыйсы Илназ да контракт төзи аның. Ике улын махсус хәрби операция зонасына озаткан анага бер яктан күңел сызлавы булса да, икенче яктан – горурлык!

Андагы авыр вакытлар турында да сөйләштек. “Ияләнәсең, түзәсең инде”, – ди. Шул ук вакытта, полигонда вакытта шашлыклар пешереп, күңелле ял оештырып та алганнар.

– Җирле халык арасында төрлесе бар. Башлыча, безгә хөрмәт хисе белән карыйлар, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев