Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Түбән Көектә яшәүче 19 яшьлек егет хәрби килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә

СВОга – контракт нигезендә

Данил Аканашев – узган елның сентябрь ае ахырында китә һәм бүгенге көндә хәрби бурычын үти.
Бу хакта аның әти-әнисе – Рүзия һәм Айдар Зариповлардан сораштык.
– Соңгы елларда нык үзгәрде. Һәр очракка җитди карашта һәм үзенчәлекле фикерләр җиткерә, – диләр Зариповлар.
Сер түгел, үзләренең уллары Фидан Казанга укырга киткәч, өч бертуган Аканашевны тәрбиягә алалар. Данил – шуларның уртанчысы. Һәркем аңлый, бүген балаларны тәр­бияләп кеше итү гаять зур көч таләп итә. Без, адәм балалары – прагматиклар, яшәешне дә бүгенге көн күзлегеннән карап күзаллыйбыз. 
Бу уңайдан, өл­кән Аканашев Азат­­ның әнисе юбилеена 55 роза чә­чәгеннән торган букет күтәреп кайтуын һәм кыйммәтле бүләк ясавын дөрес тәрбия нәтиҗәсе дими ни дисең! 
Аннан да кадерлерәге: “Рәх­мәт, сез миңа дөрес тәрбия биргәнсез”, – диюедер мөгаен. Ул гына түгел, үз гаиләсен булдырып ятучы егет, әти-әнисенә квадроцикл да бүләк итә. 
Ә менә икенчесе – Данил илебезне яклап махсус хәрби операция зонасына ук китә. Ул да әти-әнисе белән еш аралаша. Кечесе – Аделина техникумның “Кулинария” бүлегендә укый.
Аканашевлар фамилиясе газета битләрендә еш  язылды. Чөнки алар барысы да спортны үз итәләр. Рүзия ханым канәгать елмаеп:
– Барлык медальләрен кү­тәреп торырлык түгел, – ди.
Данилнең сыйныф җитәкчесе Лилия Мөбарәкшина белән дә сөйләштек.
– Сыйныфта барысы 3 укучы гына булгач, бигрәк тә күз алдында иделәр. Укуда – тырыш, спортта – әйдәп баручы, сыйныфташлары һәм барлык укучылар белән яхшы мөгамәләдә булды. Аерым бер табигый талантка да ия ул. Патриотлык чаткылары аның характерында шул вакытта ук чагылыш тапты, – ди Түбән Көек мәктәбе укытучысы.
Әнә шул спортны ярату, Ватанны ихлас сөю һәм табигый талант Данил Аканашевны махсус хәрби операция зонасына алып килә, күрәсең.
Махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китүче турында сүз чыкса, кайбер очракларда финанс ягын телгә алучылар очрый. Дөрестән дә, илгә, аеруча Татарс­танга бу яктан тел-теш тидерерлек түгел. Тик бу очрак Данил Аканашевка кагылмый. Акча эшләү нияте белән түгел, мөмкинлектән чыгып туган илгә ярдәм итү максатыннан китә ул.
Данилне чын патриот ясап куйган дип укымагыз. Ул да әти-әни яклавына, назына мохтаҗ егет. 
Әнә бит телефоннан шалтыратып сөйләшкәндә дә:
– Махсус хәрби опера­циянең нинди булуын мин күз алдына да китермәгән идем. Спорт белән шөгыльләнүем, җитди фикерләү сәләтем нык ярдәм итә, – дигән.
Аканашев фамилиясе бик үк татарча түгел икән дип гаҗәпләнүчеләр дә бардыр. Ялгыша күрмәгез, үзен чын татар егете итеп хис итә ул. Аның хәтта махсус хәрби операция зонасындагы “позывное” да үзенчәлекле – горур рәвештә “Татарин” исемен йөртә ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев