«Без каршы»
Наркотикларга – юк!

«Без каршы»

26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.

Бу уңайдан Ары авылы мәдәният йорты җирле китап­ханә белән берлектә “Без наркотикларга каршы” исемле чара уздырды. Ул бу проблеманы ихлас кабул итеп, йөрәге аша уздыручы әниләр катнашында узды. Үзара әңгәмә ба­­­­рышында наркотик матдә­­­ләр куллануның начар нә­­тиҗәләре, аларны кул­лануның төп сәбәпләре турында сөйләделәр. Әниләргә балалары һәм ту­ган­­нары наркотикларга тартыл­ганда үзеңне ничек то­тарга, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен сөйләделәр, нарко­тик­лар белән кайда сату иткәннәрен белгән очракта ти­ешле органнарга хәбәр итәргә кирәклеге дә әйтелде.


Нет комментариев