Әтнә районы командасы «Аҗаган 2.0»ның региональ этабында көч сынашты
Безнекеләр стартта!
Әтнә районы командасы «Аҗаган 2.0»ның региональ этабында көч сынашты Казан шәһәрендә, Югары танк училищесы базасында, Бөтенроссия хәрби-патриотик уены «Аҗаган 2.0»ның региональ этабы узды.
Безнең районны Күлле-Киме төп мәктәбе, Олы Әтнә һәм Күңгәр урта мәктәпләре отрядлары лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Безнең отрядлар җитди әзерлек уздылар һәм һәр буынның патриотлык хисен һәм командалык рухы саклануын дәлилләргә стартка чыктылар! Быел район намусы өчен өч отряд көч сынашты:
Кече төркем – «Рывок» отряды (Күлле-Киме төп мәктәбе);
Урта төркем "Патриот" отряды (Олы Әтнә урта мәктәбе);
Өлкән төркем– ВПК «Колос» отряды (Күңгәр урта мәктәбе). «Аҗаган 2.0» – Алдынгылар Хәрәкәте тарафыннан уздырылып килүче традицион уен. Бу – батырлык, тактик фикерләү, үзара ярдәм һәм җаваплылык мәктәбе. Балалар ориентирлашу, сафта тору әзерлеге, медицина ярдәме күрсәтү һәм командада эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр. Һәр этап характерны чыныктырды һәм коллективларны туплады. Бу хакта Әтнә муниципаль районы Алдынгылар Хәрәкәте кураторы Айсылу Гыйззәтова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев