Авыл җирлегендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда закон бозулар ачыкланган
Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы Күлле Киме авылында гражданнарны күчмә рәвештә кабул итте, аның барышында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караганда закон бозулар булуы ачыкланды.
Мәсәлән, 14 гражданның урамнарны яктырту, суның агып китүе, автомобиль юлларының халәте мәсьәләләре буенча урынга барып тикшерүләр үткәрүне таләп иткән мөрәҗәгатьләре (ягъни аларда куелган сораулар ачыктан-ачык күренми) тиешенчә каралмаган, бары тик телдән җаваплар гына бирелгән, язма җаваплар әзерләнмәгән һәм мөрәҗәгать итүчеләргә җибәрелмәгән, ә бу законны тупас бозу булып тора.
Закон бозулар буенча район прокуратурасы авыл җирлеге башлыгына күрсәтмә керткән, ул каралган, хокук бозулар бетерелгән, гаепле зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Әтнә районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев