Бюджет акчаларын кулланганда хокук бозулар ачыкланган
Әтнә районы прокуратурасы Түбән Бәрәскә балалар бакчасында бюджет акчаларын, дәүләт һәм муниципаль милекне кулланганда булган хокук бозуларны ачыклады.
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 34 маддәсе таләпләрен бозган хәлдә, балалар бакчасында баланс бәясе 27 мең сумнан артык булган файдаланылмый торган, эшләми торган, файдалануга яраксыз мөлкәт барлыгы билгеләнде. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы Федераль Законның 50 маддәсен бозып, бюджет учреждениесе ИП Г.И. Садыйкова белән килешү төзегәндә, сатып алына торган продукциянең бәясе котировкалар сорамыйча гына 48 мең сумнан артыграк итеп билгеләнгән.
Федераль законнарны бозган өчен район прокуратурасы балалар бакчасы директорына күрсәтмә кертте, ул каралды, хокук бозулар бетерелде, вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Әтнә районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев