2026 елның 4 августындагы “Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”гы 294-ФЗ номерлы Федераль законы белән чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның административ җаваплылыгы турындагы закон нигезләмәләре төзәтелде.
Аерым алганда, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга карата Россия Федерациясеннән административ куып чыгару кулланылырга мөмкин булган административ хокук бозулар исемлеге киңәйтелгән.
Күрсәтелгән исемлеккә дискриминация, массакүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану, вак хулиганлык, нәфрәт яки дошманлык уяту, җыелыш, митинг, демонстрация, урам йөреше яки пикет оештыруның билгеләнгән тәртибен бозу, шулай ук Россия Федерациясенә, аның гражданнарына яки Россия Федерациясе гражданнарына яки юридик затларына карата чикләү характерындагы чаралар кертүгә чакырулар кертелгән.
Моннан тыш, административ куып чыгару хәрби хезмәткәрнең Россия Федерациясе дәүләт чиген саклау вазыйфаларын башкаруга бәйле законлы күрсәтмәсенә яисә таләбенә буйсынмаган өчен кулланылырга мөмкин.
Бер үк вакытта федераль закон белән Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның миграция законнары өлкәсендәге хокук бозулары өчен җаваплылыкны җайга сала торган нигезләмәләренә төзәтмәләр кертелде. Шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан Россия Федерациясендә булу һәм илгә керү, иммиграция кагыйдәләрен, шулай ук аларга карата Россия Федерациясеннән административ куып чыгару турында кабул ителгән карарны үтәүгә бәйле кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык көчәйтелгән.
Шуның белән беррәттән, чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган затларга һәм чит ил оешмаларына карата аерым эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыруга карата билгеләнгән чикләүләрне үтәмәгән, аларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү кагыйдәләрен бозган һәм чит ил гражданины, яисә, гражданлыгы булмаган затның Россия Федерациясендә хезмәт эшчәнлеген законсыз гамәлгә ашыруы өчен штраф санкцияләре арттырылды. Федераль закон нигезләмәләре җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның хокуксыз тәртибен кисәтүгә, шулай ук Россия Федерациясе законнарын бозуга Дәүләт җавап бирүе механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Әтнә районы прокуратурасы
Нет комментариев