Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Прокурор җавабы

Кимчелекләр төзәтелде

Кар эреп, бозлавыклар хасил булу чорында биналар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Әтнә районы прокуратурасы тарафыннан төрле чаралар күрелә.

“Актив рәвештә кар эрү, бозлавык хасил булу һәм кышкы максимумны узган чорда торак-коммуналь хуҗалык тарафыннан биналарны эксплуатацияләү” турындагы Федераль законның үтәлешен тикшерү йөзеннән Әтнә районы прокуратурасы мониторинг уздырды.

Халыкның санитар-эпидемио­логик иминлеге, бина һәм төзелеш корыл­маларының куркынычсызлыгы турындагы федераль законнар буенча оешмаларга карата түбәндәге шартлар куелган:

– куркыныч очракларны булдырмаслык итеп эшләнгән эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр җәһәтеннән кешенең сәламәтлеген;

– территория яки бина эчендә йөргәндә җәрәхәтләр алмаслык итеп куркынычсызлыкны тәэмин итәргә.

Кызганычка каршы, мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, мәктәпләрнең түбә һәм түбә кырыйлары кар һәм боз сөңгеләреннән чистартылмаган. Нәтиҗәдә район прокуратурасы тарафыннан закон бозуларны төзәтү буенча тәкъдим кертелде. Кимчелекләр төзәтелде.

Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев