Бу турыда РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»гы 2025 елның 24 июлендәге №1099 карарында әйтелә.
Аерым алганда, кертелгән үзгәрешләр белән:
контрольдә тотылучы затларның намуслылыгын стимуллаштыру һәм бәяләү инструментлары каралган, намуслылык критерийлары билгеләнгән;
контроль объектлары нинди категориягә кертелүгә бәйле рәвештә планлы контроль чараларын үткәрү ешлыгы төгәлләштерелә;
урынга барып тикшерүне үткәрү срогы тәгаенләштерелде;
контроль (күзәтчелек) һәм профилактик чаралар уздырганда «Инспектор» мобиль кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге беркетелгән;
контрольдә тотылучы зат инициативасы буенча профилактик визит уздыру үзенчәлекләре билгеләнде;
мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) объектларын закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (салу) куркынычы категорияләренә кертү критерийлары төгәлләштерелде.
Әтнә районы прокуратурасы
Татарстан Республикасы
Нет комментариев