Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Прокурор җавабы

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнарны бозуга юл куелган

Әтнә районы прокуратурасы узган елның октябрендә район торак-коммуналь хуҗалыгы объектларының 2025/2026 елгы җылыту сезонына әзерлегенә мониторинг үткәрде.

Район җирле хакимияте карары белән 2025/2026 елларга җылыту чоры 02.09.2025 елдан башланды. 
«Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» Федераль законның 6, 13 маддәләре, Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Уставының 71, 72 маддәләре таләпләрен бозып, район җирле администрациясенең күрсәтелгән карары анализланган вакытка муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында бастырып чыгарылмаган, бу гражданнарның хакимият органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалану хокукын чикли. 

Моннан тыш, күрсәтелгәннәр Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “Мәҗбүри рәвештә бастырылырга тиешле “ГИС ТКХ турында”гы ФЗда каралганча, составы, сроклары һәм мәгълүматны урнаштыру ешлыгы турында”гы 07.02.2024 № 79/пр боерыгының 7 бүлеге 5.2.1 пунктчасын бозуга китергән, ә анда билгеләнгәнчә, «җылыту сезоны башлану һәм тәмамлану сроклары расланган хокукый актлар җирле үзидарә органнары тарафыннан “ГИС ТКХ” да рәсми басылып чыккан көннән алып 15 көннән дә соңга калмыйча урнаштырылырга тиеш».


Ачыкланган закон бозулар буенча прокуратура Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесенә күрсәтмә керткән, ул каралган, хокук бозулар бетерелгән, гаепле зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Әтнә районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев