Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Прокурор җавабы

Үзгәрешләр һәм төзәтмәләр

Уйлап табуга кагылышлы мәгъ­лүматны ачканнан соң, затның патент алуга гариза бирү вакыты 6 айдан 12 айга кадәр озайтылды.

2025 елның 23 июлендәге №235-ФЗ «Россия Федерациясе Гражданнар кодексының дүртенче өлешендәге 1350 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон. Төзәтмә РФ ГК 1350 маддәсенең дүртенче өлешендәге 3 пунктына кертелгән. 

«Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында»гы Федераль законда «Студент гаиләсе» төшенчәсе беркетелгән.
2025 елның 23 июлендәге №258-ФЗ «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль закон. 
Студент гаиләсенең – никахта торучы, шул исәптән бала (балалар) тәрбияләүче ике зат та, яисә, баланың (балаларның) бердәнбер ата-анасы (уллыкка алучысы) булган зат 35 яшькә кадәрге булып, урта һөнәри белем бирү программалары һәм (яисә) югары белемнең белем бирү программалары буенча укучылар булуы билгеләнә.
Төзәтмәләр белән ачыкланганча, РФ законнарында каралган дәүләт ярдәме чаралары, яшь гражданнарга - мондый гаилә әгъзаларына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүгә карамастан, шул исәптән студент гаиләләргә дә ярдәм чаралары булачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгы һәм “Росмолодежь” белән килештереп, студент гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм раслау вәкаләтләре бирелә. 

Торак урынын хосусыйлаштырудан баш тарткан милекче гаиләсенең элеккеге әгъзаларының торак хокук­ларын яклауга юнәлдерелгән законга кул куелды. 
2025 елның 23 июлендәге №233-ФЗ «Россия Федерациясе Торак кодексының 85 һәм 89 маддәләренә һәм «Россия Федерациясе Торак кодексын гамәлгә кертү турында»гы Федераль законның 19 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль закон.
Законда дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлеген тартып алуга бәйле рәвештә аның милекчесеннән торак урыны тартып алынган очракта, ЕГРНга кертелгән белешмәләре булган мондый торак урынны хосусыйлаштыруда катнашудан баш тарткан һәм хосусыйлаштыру вакытына торак урыннан милекче белән бертигез дәрәҗәдә файдалану хокукына ия булган милекче гаиләсенең элеккеге әгъзалары социаль наем шартнамәсе буенча аларга торак урыны бирү хокукын чираттан тыш алуга хокуклы булалар, әгәр дә: 
1) алар өчен бу торак урын даими яшәү өчен бердәнбер яраклы урын булса; 
2) алар торак урынга мохтаҗлар буларак исәпкә алынганнар, яисә, мондый учетта торырга хокуклы булсалар. 
Чираттан тыш торак бирү мөмкин булмаган очракта, мондый затларга вакытлыча яшәү өчен маневр фондының торак урыннары, шулай ук башка законлы нигездә торак урын бирелергә яки акчалата компенсация түләнергә мөмкин.

Моннан тыш, кабул ителгән законда гаиләнең барлык әгъзаларының, шул исәптән вакытлыча бул­маганнарның язма ризалыгы белән социаль наем шартнамәсе буенча төзекләндерелгән башка торак урын урынына акчалата түләү бирү нигезләре беркетелгән.
Әтнә районы 
прокуратурасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев