Үзгәрешләр һәм төзәтмәләр
Истә тотыгыз!
Көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләмен арттыру турындагы Закон
23.07.2025 елның «Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турындагы «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»га №249-ФЗ Федераль законы.
Пособие исәп-хисабы элеккеге кебек стипендия күләменнән түгел, ә РФ субъектында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменнән чыгып башкарылачак. Пособие билгеләү һәм түләү вәкаләтләре Россия Социаль фондына тапшырылды.
Мирас алганчы вафат булган заем алучының варисларына, срогы чыккан кредитлар буенча неустойка исәпләү тыела
23.07.2025 елның «Куллану кредиты (заем) турында «Федераль законның 14 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» гы №246-ФЗ Федераль законы.
Кулланучылар кредиты турындагы законга нигезләмә өстәлгән, аның нигезендә заемчы үлгән очракта, әгәр РФ законнарында яисә суд карарында башкасы билгеләнмәгән булса, кредитор мирасны кабул иткәнчегә кадәр кулланучылар кредиты (заем) буенча йөкләмәләрне үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен неустойкалар (штрафлар, пенялар) түләргә тиеш түгел, әмма, моның срогы бар. Ул мирас ачылган көннән алып алты айдан да артык булмаган срокта гына гамәлдә була.
РФ субъектларының микрокредит компанияләре ипотека займнары бирергә хокуклы, алар шул исәптән ана капиталы акчалары белән дә түләнергә мөмкин
23.07.2025 елның «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы» №250-ФЗ Федераль законы.
Канун нигезендә, 100% акцияләре (өлешләре) РФ субъектына (яки РФ субъекты аның бердәнбер гамәлгә куючысы) караган микрокредит компаниясе физик займнарны аларның эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле булмаган максатларда бирү буенча эшчәнлек алып бара ала. РФ субъекты бер генә шундый МКК гамәлгә куючысы (катнашучысы) була ала. Россия Банкы аларга өстәмә таләпләр куярга хокуклы. Мондый МКК ипотека кредитлары буенча бурычларны каплау ана капиталы акчалары исәбеннән, шулай ук балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылырга мөмкин.
2026 елның 1 сентябреннән мелиорация системаларын һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларны исәпкә алу турындагы закон үз көченә керә
23.07.2025 елның «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы №242-ФЗ Федераль законы.
Аерым алганда, исәпкә алу Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары тарафыннан мелиорация өлкәсендә мелиорация системалары һәм аерым урнашкан гидротехник корылмалар милекчеләре тапшырырга тиешле белешмәләр нигезендә, шулай ук мелиорацияләнгән җирләрне мониторинглау белешмәләре һәм башка мәгълүмат чыганаклары, шул исәптән дәүләт хакимиятенең башка органнары белешмәләре нигезендә гамәлгә ашырыла, дип билгеләнде.
Россия Федерациясе субъектларының җирләрне мелиорацияләү өлкәсендәге башкарма органнары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына Россия Федерациясенең тиешле субъектлары территорияләрендә мелиорация системалары һәм аерым урнашкан гидротехник корылмалар турында белешмәләр тапшыралар. Күрсәтелгән исәпкә алуны гамәлгә ашыру тәртибе, мондый исәпкә алынырга тиешле белешмәләрнең составы, рәвеше һәм тапшыру тәртибе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләнә.
Әтнә районы прокуратурасы Татарстан Республикасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев