Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Прокурор җавабы

Үзгәрешләр һәм төзәтмәләр

2026 елның 1 мартыннан сусаклагычлар, гидротехник корылмалар төзү һәм алардан файдалану, диңгез һәм елга портлары территорияләре булдыру һәм киңәйтү максатларында урманнардан файдалану тәртибе төгәлләштерелә.

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.09.2025 ел, № 363-ФЗ Федераль законы. 
Урманнардан гидротехник корылмалар, шул исәптән сусак­лагычлар һәм башка ясалма су объектлары барлыкка китерүче корылмалар, сусаклагычлар һәм башка ясалма су объектлары төзү, диңгез һәм елга портлары территорияләрен булдыру һәм киңәйтү өчен файдалану, әгәр бу объектларны территориаль планлаштыру документларында федераль, төбәк, яисә, җирле әһәмияттәге объектлар буларак урнаштыру каралган булса, гамәлгә ашырыла, дип билгеләнгән.
Шулай ук гидротехник корылмалар, шул исәптән сусак­­лагычлар һәм башка ясалма су объектлары барлык­ка китерү­че корылмалар төзү, рекон­струкцияләү һәм экс­плу­атацияләү, сусаклагычлар һәм башка ясалма су объектлары урнаштыру, диңгез һәм елга портлары территорияләрен булдыру һәм киңәйтү өчен Урман кодексы нигезендә файдалануга бирелгән җир ки­шәрлекләрен махсус сакланылу­чы территорияләр җирләренә кү­че­рү тыела.
Әтнә районы прокуратурасы Татарстан Республикасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев