«Ашыт» тыюлыгында даими рейдлар үтә
Бу юлы үткәрелгән рейд гадәти булмады
Тыюлык белгечләре Әтнә районындагы "Ашыт" тыюлыгы һәм Арча районының табигать һәйкәлләре буенча даими рейдлар үткәрәләр.
19 мартта үткәрелгән Рейд гадәти булмады - ул Әтнә районы буенча бүлек җитәкчесе Равил Һадиев һәм Күәм мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте" бүлеге белән берлектә үткәрелде.
Балаларга экологик проблемалар, балыкчыларга балык тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Әлеге рейдка кушылучы укучылар балыкчыларга "Балыкчыга белешмәлек" буклетларын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев