Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Әтнәдә ветераннар советы вәкилләре белән очрашу булды

Чарада авыл советы һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Ветераннар советы рәисе Галимҗанов Хәмит Фазылҗан улы райондагы ветераннар белән алып барылган эшчәнлек турында чыгыш ясады.

Ул үзенең чыгышында ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларына игътибарны арттыру, аларга төрле ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә басым ясады. Ветераннарның сәламәтлеген ныгыту, мәдәни чараларда актив катнашулары өчен шартлар тудыру да көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе икәнлеге искәртелде.

Очрашу барышында ветераннарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Һәр ветеранга игътибарлы булу, аларның проблемаларын чишүдә ярдәм итү – барыбызның да төп бурычыбыз, дип ассызыкладылар катнашучылар.

Чара ахырында ветераннар советы вәкилләре авыл советы һәм хуҗалык җитәкчеләренә ветераннарга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Мондый очрашуларның әһәмияте зур булуын, ветераннарның проблемаларын хәл итүдә уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үттеләр. Киләчәктә дә бу төр эшләрне дәвам итү мөһимлеге искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев