Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Әтнәләр тәҗрибәсен өйрәнәчәкбез

Татарстан хөкүмәте йортында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һалиуллин журналистларга Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләре турында сөйләгәндә әнә шулай диде.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һалиуллин әлеге сүзләрне юкка гына әйтмәде. 
– Әтнәдә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны күп түгел. Әмма шулай булса да барлык предметлар буенча Әтнә районы лидер. Район күрсәткечләре республика өчен дә үрнәк булып тора, шуңа да без быел балаларны имтиханнарга әзерләү буенча Әтнә районы тәҗрибәсен өйрәнербез дип уйлыйм, – диде. 
Татарстанда барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары гомумроссия күрсәт­кечләреннән югары булган.
Рус теле буенча уртача балл 65 булган, бу гомумроссия күрсәткечләреннән 4,3кә югарырак. «Иң нәтиҗәле территорияләр арасында – Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнары, Чаллы һәм Казанның Вахитов районы, гомуми чыгарылыш укучылар саны – 350 бала. Аларның уртача баллары – 66. Бу районнар «рус теле» фәне буенча әзерләнүдә традицион рәвештә лидерлар», – диде министр. Әтнәдә исә, уртача балл – 71.6. Барысы 30 укучы имтихан тапшырды.
Профильле математика буенча республикакүләм уртача балл 68.4 булган, бу гомумроссия күрсәткеченнән 6,5 баллга югарырак. Әтнәдә уртача балл – 77.78, әлеге имтиханны 18 укучы тапшырган.
Физика буенча уртача балл 63,9ны тәшкил иткән, бу гомумроссия күрсәткеченнән ике баллга югары. Министр сүзләренчә, бу фән буенча Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән районнары һәм Казаның Вахитов районы укучылар югары нәтиҗәләргә ирешкән. Әтнәдә физика фәненнән имтиханны 10 укучы тапшырган, уртача балл – 73.00.
Быел химия буенча республикакүләм уртача күрсәткеч 69.5 баллга якын, бу гомумроссия күрсәткеченнән 11 баллга югары. Әтнәдә химия фәненнән уртача балл – 90.75, 4 укучы тапшырган.

Биология буенча уртача балл – 61.2. Ул федераль күрсәткечләрдән якынча 7 баллга югары һәм узган елгы уртача күрсәткечтән күбрәк.

«Узган елгы кебек үк алты районның чыгарылыш укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аксубай районы укучыларының нәтиҗәләрен атап китәсем килә, алар быел уртача балларын 14 пунктка күтәреп, лидер булды», – диде ул. Безнең районда биология фәнен 6 укучы тапшырган, уртача балл – 73.67.
Министр сүзләренчә, Әтнә районында профиль математика, физика, химия, биология буенча имтихан тапшыручылар саны арткан. Шулай ук алар уртача 70 балл җыеп, югары әзерлек күрсәткән.
Брифинг барышында, министр Әтнә һәм Тәтеш районнарында беренче мәртәбә 200 баллы нәтиҗәләрнең булуын аерым билгеләп үтте.
«Нәтиҗәләргә анализ ясап, шуны әйтәм, без муниципаль берәмлекләргә рейтинг ясамыйбыз. Аларның һәркайсының үз шартлары, үз казанышлары. Тулаем алганда, 11 сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләре мәктәпләр һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары тарафыннан системалы эш алып барылуын раслый», – дип йомгаклады сүзен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев