Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Бәрәзә авылында «культурно» ял итәләр

Бәрәзә авылында «Урам бәйрәме» гөрләп узды.

«Чишмәле» урамы уен-көлкеле, җырлы-моңлы булуы белән үзенә тартып тора. 

Авылда эш бетми, ләкин авыл халкы ял итәргә дә, күңел ачарга да вакыт таба белә. Бу бәйрәм дә шуның исбаты – күршеләр бергә җыелып, гомернең кыйммәтле мизгелләрен бергә бүләшәләр.

Бергә җыелып, өстәл куеп, рәхәтләнеп ял иттеләр Бәрәзә авылында.

Өстәлләре сый-нигъмәттән сыгылып тора. Тәмле пылау да өлгергән.

Һәркемнең өлеше кергән әлеге бәйрәмгә. Монда күңелләргә үтәрлек моңлы җырлар башкарылды, күңелле уеннар уйналды.

Кыскасы, эшне дә, башкалар көнләшерлек итеп ял итүне дә булдыра бәрәзәлеләр.

Мондый чаралар авыл тормышын кызыклы итә, бердәмлекне ныгыта.

Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев