Телевизор экранында мин яратып карый торган “Кто мы татары?” дигән тапшыру бара. Аның авторы һәм алып баручысы – тарихчы, галим Равил Фәхретдинов.
Әлеге әңгәмәгә кунак итеп ТР фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Гайнетдинов Айдар Марсил улы чакырылган. Әңгәмәдә сүз эпиграфик истәлекләрнең безнең тарихыбыздагы роле турында бара.
Бу тапшыру мине авторы тапшыру кунагы булган А. М. Гайнетдиновның «Әтнә районы эпиграфик истәлекләре» дигән 2017 елда чыккан 554 битле китабы белән җентекләп танышуга этәрде.
Максатым — шушы ташларны өйрәнү нәтиҗәсендә Түбән Шашы авылы турында өстәмә мәгълүмат табу. Бәхетемә каршы, китапта язылганнарны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә, Түбән Шашы авылы турында өстәмә мәгълүмат табу. Бәхетемә каршы, китапта язылганнарны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә Түбән Шашы авылы турында тарихи мәгълүматларга яңа штрихлар өстәлде:
1. Олы Мәнгәр авылы буенча язылган 41нче таш: Баязит Мөхсин Туктамыш улының улына куелган кабер ташы — 1846. Баязит үзе, балалары, оныклары да Олы Мәңгәрдә иң бай кешеләр була. Авыл зиратында калкытып язылган 3 кабер ташы шушы нәселгә карый. Шул чордагы җир хуҗасы буларак шушы ук җиргә күчкән яңа пучинкә Туктамыш дип йөртелә.(Соңрак Түбән Шашыга әйләнеп кайткан 3 пүчинкәдән башланган авылларның берсе — Туктамыш). Баязит бай 1791 нче елда туган.
2. Күшәр авылы буенча язылган 27нче таш: Исәнәй морза Симәнәй бәк углына куелган кабер ташы — 1693-1694. Бу Яушевлар нәселеннән бер тармак. Түбән Шашы авылының хәзерге территориясе кайчандыр Исәнәй Яушевныкы булгандыр. Халык телендә элек-электән йөргән авылга кушамат —исем-Әсәнәй шуннан килеп чыккандыр дип уйларга була. Исәнәй морза вакытында түбәндәрәк булган мари авылында (Шашыда) яшәүчеләр кысрыкланып, бәйсезлеккә омтылып, төньяккарак күченгән.
3. Күшәр авылы мулласы Габбас бине Габдерәшит бине Әхмәткә куелган кабер ташы — 1854. Габбас мулланың туган елы — 1764 ел. Габбас хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсе кенәз Бакишевка (Багыш) барып тоташа. Ә аның 3 урында шактый мәйдан җирләре булган. Хәтта Мәңгәр авылына караган җирләрдә дә аның болыннары, сөрүлекләре булуы мәгълүм. Мамыш янындагы җирләргә үз вакытында Әхмәт бай хуҗа булган дип уйларга җирлек кала һәм Малая Шаша (Мамыш) белән янәшә барлыкка килгән пучинкәнең Әхмәт хуҗа дип аталуы мантыйкка туры килә. Нәрсә ул эпиграфик истәлек? Монда сүз каберләргә куелган язма мәгълүмат ягъни ташъязмалар, ташбилгеләр һ.б. турында бара.
Югарыда искә алынган китапка районыбыздагы 48 авылдан гарәп язулы 1567 кабер ташы кергән. Аларны өйрәнеп, татар теленә дә тәрҗемә иткән китап авторына һәм китапның дөньяга чыгуына үзенең өлешен керткән Тарих институтына Аллаһның рәхмәте ирешсә иде. Авыл зиратларындагы борынгы (xv-xv/г.) кабер ташларының берничә булуы Иске Өҗем, Иске Мәңгәр, Кече Әтнә, Түбән Бәрәскә, Олы Бәрәзә, Югары Сәрдә авылларының район территориясендәге борынгырак авыллар булуын раслый. Комыргуҗа авылында да шундый 1 таш исәпкә алынган, ләкин авыл зиратындагы ташларның гына аз (15 данә) булуы гаҗәпләндерә.
Ташъязмаларның уеп һәм калкытып язылганнары бар, үлчәмнәре дә төрледән-төрле. Кабер ташларын һәм андагы язуларны анализлагач шуны әйтеп була: дәрәҗәле һәм бай кешеләрнең ташларына язулар калкытып язылган һәм таш үлчәмнәре дә чагыштырмача зурырак. Теге яки бу авыл зиратында кабер ташларының күп булуы анда яшәүче халыкның матди һәм рухи үсеш алганын күрсәтә, авылның зурлыгына да бәйле, билгеле.
Иң күп кабер ташлары булган авыллар: Олы Әтнә — 200 таш, Бәрәскә — 94 таш, Олы Мәңгәр — 85 таш, Иске Өҗем — 82 таш. Кабер ташларының күпчелеге XIX г. ахыры — XX г. башына карый. Югарыда исеме аталган китапның соңгы 12 битендә игътибарга лаеклырак дип табылган 108 кабер ташының төсле фоторәсемнәре дә бирелгән. Әмма монда шуны искәртеп үтәсе килә, тарих истәлекләре булган кайбер ташларның ватылганын күрәсең, ә рәсемгә эләкмәгән ватык кабер ташлары күпме…
Авылларда ел саен зиратларны чистарту буенча өмәләр оештырыла, шул вакытта корыган яки артык авыш булып үскән карт агачлар киселә. Шушы чаралар вакытында кабер ташларына да игътибарлы булсак иде. Чөнки борынгы кабер ташлары халкыбызның тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Бу турыда китап авторы да ассызыклый. Язмамны аның сүзләре белән бетерү дөрес булыр: «... ташъязма истәлекләребезне кулдан килгәнчә саклап калырга тырышыйк, ягъни үлгәннәрнең каберен белик, борынгы кабер ташларының кадерен белик!»
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Нет комментариев