Үтте гомер - шигърият
Адәм баласы күңелендә уй-хисләрен шигырь юлларына сала. Ул юлларда тормыш авырлыгы, үткән гомер, хис-тойгылар да урын ала.
Үтте гомер
Үтте гомер, үтсә үтсен инде,
Кайгы-хәсрәт калсын үткәндә.
Алда көтсен тик уңышлар гына,
Бәхет белән шатлык көткәндә.
Яшьлекләр дә артта калды инде,
Кайтмас инде өмет итсәк тә.
Бәхетле һәм гамьсез чакларның да,
Истәлеге калды үткәндә.
Эх, кайтасы иде Арчаларга,
Яшьлек эзләреннән йөрергә.
Яңартасы иде яшьлек хатирәсен,
Истә калсын диеп гомергә.
Безнең өчен дөрләп янган иде,
Белем йортыбызның учагы.
Мәңге онытылмаслык булып калды инде,
Яшьлекләрнең әнә шул чагы.
Венера Җиһаншина, Кышлау авылы
Ялгызлык
Ялгызлык ул килә һәркемгә дә,
Бүген миңа, сиңа бәлки иртәгә.
Яшьлектәге парлы тормышлар
Калды бары сагынып сөйләргә.
Ялгыз кешенең китек күңеле –
Парлыларның анда гаме юк.
Кимсетергә сине тырышалар,
Яшәвенең болай да яме юк.
Күңелләрдә сагыш, күзләрдә яшь,
Иреннәр генә һаман елмая.
Бирешмичә салкын карашларга,
Алга бара, үзенә юл яра.
Ә ялгызлар яши, дөнья куа,
Уңышлары сагышны тарата.
Горур башын туры тотып атлый,
Елмаюы белән үзенә карата,
Тукта, йөрәк!
Кысып куйды кинәт йөрәк,
Тибәргәме тагын? – Нигә кирәк?!
Вакыт түгелме соң инде туктарга?
Көч җитәрме барыр юлларга?!
Язмыш тагын тез астына сукты –
Җәлләмәде, ныклап тамызды!
Соңгы көчем җыеп басып калдым,
Кайнар яшьләремне агызып.
Мин тез чүкмәм язмыш синең алда,
Бирешмәмен синең сынауга!
Тешем кысып барам алга таба,
Йөрәгемне кысып учларга.
Фәния Шәйдуллина-Нәфигуллина,
Кече Әтнә-Түбән Кама шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев