Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Районның авыл хуҗалыгы

Әтнә өлеше - үсештә!

Әтнәдә Татарстандагы көнлек сөтнең 7,5 процентка якынын җитештерәләр.

Ә бит сөтне республиканың 43 районында савалар. Россия буенча алсак та, Әтнәдә сөт җитештерү ярты процент чиген узып бара. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 21 октябрьгә биргән оператив мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Бу көнгә Әтнә районы күмәк хуҗалыклары җитештергән тулай савым – 267,1 тонна. Узган елгыдан 39 тоннага күбрәк бу, ягъни, - 117 %.

Бу көнне бер сыердан тәүлеклек 29 килограмм сөт савылды. Татарстан буенча 16,4 килограмм тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев