Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Азат Фазлыевның әнисенә ярдәм кирәк ....

Эстраданың иң матур парларының берсе Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсен борчу җиле шакый. Азатның әнисе Зөлфирә ханымга терелеп аякка басу өчен 10 млн сум акча кирәк.

Моңа кадәр берни сөйләми-сиздерми, хәлләреннән килгәнчә үзләре тырышып, көне-төне куйган концертларыннан кергән барлык акчаны әниләрен дәвалауга тота барсалар да, Фазлыевлар бүген ярдәм сорарга мәҗбүр.

Чөнки бу кадәр сумманы Алсу белән Азат та, Азатның абыйсы белән апасы гаиләсе дә күтәрә алмый. Әле быел яз аенда гына Әтнә районы Күшәр авылында, Азат Фазлыевның туган нигезендә кунакта булган идем. Зөлфирә апа үзенең авырып торганын әйтсә дә, бу хакта язмавымны сорады. Рафаэль абый белән Зөлфирә апа безнең иҗат төркемен үз балалары кебек каршы алды, Азатның балачагы, сәнгать юлына кереп китүе турында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык ул вакытта. “Инде сатасын саттык, кредитлар алдык” Һәркемгә үз анасы иң якыны, билгеле, Азат та бүген ут эчендә көя.Сәхнәдә елмаеп-көлеп, бирелеп, тамашачысы күңелен күрсә, сәхнә артына чыгу белән әнисен уйлый ул.

- Бер еллап элек әнинең температурасы күтәрелә башлады. Шуннан соң гемоглобины төшеп аптыратты. Бер ел буе ул кан алыштырып яшәде. Элек аның арасы 20 көн булса, хәзер инде азайганнан-азая, - дип сөйләде Азат “Интертат”ка.

Зөлфирә ханым – Әтнә районы Ташчишмә авылыннан. 38 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлаган математика укытучысы. Ике ел завуч, 8 ел мәктәп директоры да булырга туры килә аңа. Хатын-кыз җитәкче булса да, артыннан йөреп, мәктәпкә ашханә, котельная, яңа спортзал салдыруга ирешә. Бер сүз белән әйткәндә, көчле рухлы ханым. Әмма авыру әнә шулай тормышка теш-тырнагы белән ябышкан көчлеләрне дә аямый икән. - Өч ай элек Израилдә әнигә миелодиспластический синдром, рефрактер анемиянең югары рисклы дәрәҗәсе диагнозын куйдылар. Кыскача әйткәндә, сөяк миен күчереп утыртырга кирәк.

Израилдә тикшеренү һәм кыйммәтле дарулар өчен берничә миллион акча тоттык. Әмма бу дарулар инде хәзер ярдәм итми башлады. Шунда ук безгә операция кирәклеге турында әйттеләр. Суммасы да билгеле - 18 млн сум! Төркиядә исә әлеге операцияне 10 млн сумга ясап булырлык клиника таптык. Әмма җиңел суларга иртәрәк. Бу кадәр сумманы да безнең гаилә генә күтәрә алмый. Инде без сатып булган әйберләрне саттык, кредитлар да алдык, - ди Азат Фазлыев.

“Дүрт ай авылга кайткан юк иде” Зөлфирә ханымга бүген кабат кан салалар. - Дүрт ай Казанда хастаханәдә ятты әни. “Авылыма кайтасым килә” дигәч, алып кайткан идек. Бүген менә Әтнә хастаханәсендә чираттагы “переливание”ны эшлиләр, - диде Азат.

“Әни – көчле безнең, операцияне кичерә алуына үзе дә ышана” Зөлфирә ханымның балалары күңелендә шунысы өмет уята: табиблар шанс барлыгын әйтә килә. Әмма вакыт кыса, тиз арада акча табып, ярдәм кулы сузарга кирәк. - Әни үзе дә: “Балалар, зинһар, акчагыз булса, операциягә җибәрегез әле. Мин түзәрмен, операцияне кичерә алам”, - дип тора. Шуңа күрә ярдәм итәсе, яшәтәсе килә әнине. Табиблар да көченә ышана. Тыштан әзрәк таушалса да, эчке яктан организмы нык. Үзе дә тырмаша, хәл булсын дип, ашарга да тырыша, - ди Азат.

“Акчаны бурычка да алып торыр идек” Фазлыевларга бүген теләсә нинди ярдәм кадерле.

- Кем ничек ярдәм итә ала, без шуңа риза. Хәтта бурычка акча биреп торучы булса да, баш тартмас идек, - ди Азат Фазлыев. 10 млн сум, ягъни 155 мең доллар – әз акча түгел.Әйдәгез, Азат Фазлыевның әнисенә булдыра алганча ярдәм кулы сузыйк.

 

Реквизитлар: Азат Фазлыевның “Сбербанк” картасы номеры: 4276 6200 2065 5795 – Фазлыев Азат Рафаилевич Сбербанк онлайн аша күчерергә теләсәгез, карат җырчының телефон номерына бәйләнгән: 89274239767

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//society/azat-fazlyevny-nisen-yard-m-kir-k-ni-k-zebezg-karap-balalar-akchagyz-bulsa-operatsiyag-ib-regez-le-d/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев