Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Гөлүсә сыр ясый, сез дә ясап карагыз!

"Кибет сыры бер кырыйда торсын", - ди Күшәр авылында яшәүче Гөлүсә Галимҗанова.

- 1 чиләк сыек сөттән төшкән эремчеккә 1литр сөт салып, масса сагыз хәленә  килгәнче утта тотарга кирәк. Ә аннан соң шул массаны марляга салып,  сөзәргә куярга. Тып-тып тамчыга гына калгач, аны чуенга салыгыз ( кемдә нинди савыт бар, мин чуен белән эшлим).  Сөзмә аккан вакытта  аерым бер савытта 3 йомырка сытып, 1 аш кашыгы өймичә генә тоз салып, 0,5 аш кашыгы чәй содасы кушып, йортта эшләнгән атланмай булса, 150-170 грамм, кибетнеке булса 200 грамм май эретеп салып, барлыкка килгән массаны  яхшылап болгатырга кирәк.  Аннан соң чуендагы массаны -эремчекне  утка утыртып,  өстенә тиз-тиз болгата-болгата шушы әзерләнгән майлы массаны салыгыз. Гел болгатып торыгыз. Башта бу масса кабарып менә, аннан соң аска төшә. Төшсә дә чуен кырыйларына ябыша башлаганчы яхшылап болгатыгыз. Ә аннан соң чуеннан бер җайлырак формага салып, тыгызлап, өсләрен басып,  суытырга  куярга кирәк. Менә дигән кисеп ашый торган тәмле сыр килеп чыга, -  ди Гөлүсә. 

Ә сез  ничек ясыйсыз. Нинди тәмле ризык рецептлары бар, уртаклашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев