"Ашыт" сакланышына кайткан аккошлар турында хәбәр биреп бардык. Санап көттек аларны. Ике пары кайтканын хәбәр иткәч,
Укучыбыз Нурсөя Баһавиева "Кичә генә 12 аккош санадык", - дип язды ачык группабызга. И сөендек инде.
Куанып та өлгермәдек, һава торышы бозылды. Җирне кар каплады. Сулар бозланды.
- Аккошларыбыз нишли икән?- дип хафага төштек.
"Ашыт" сакланышы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. "Борчылмагыз! Аккошлар туңмыйлар. Агым көчле булган җирдә су да катмый. Алар гел йөзеп торалар", - дип җавап бирде сакланышның инспекторы Гөлнара Абдрахманова.
Азрак тынычландыгызмы? Хәбәрчебез Фидаил Кадимовның бүген төшергән фотолары болар.
Нет комментариев