Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Шәфкатьлелек

Техникумнан СВОга Яңа ел күчтәнәче

“Бездә бөтен Татарстаннан килеп белем алалар. Шуңа күрә махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә ярдәм йөзеннән республика буенча Яңа ел күчтәнәче әзерләүдән читтә калмадык”, – ди Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Резеда Гарипова.

Бик тәмле һәм яхшы сыйфатлы балны Буа районы тәкъдим иткән.

Ә башкасын, шул исәптән чәк-чәкне контейнерларга тутырып әзерләүне дә безнекеләр башкара. Әйтүләренчә, ул зонадагы барлык ир-егетләргә дә өләшенеп чыгачак.

Әйтергә кирәк, моңа республиканың пешече-кондитерлар әзерләүче барлык уку йортлары кушылган.  Ә Әтнә техникумында аны пешекчелеккә укучы 1 курс студентлары укытучылары белән бергә 40 килограмм күләмендә әзерлиләр. Без очрашканда 35 килограммы әзер дә иде инде. Хәер, шул ук көнне тулысынча әзер булуына да иманым камил. Чөнки техникумның кирәк җиһазлары, чималы гына түгел, бу эшне теләп, күңел җылысын биреп, яратып башкаручы студентлары бар.

Эш шунда, уку йорты “Профессионалитет” федераль программасында катнаша. Ә проектның максаты – ил өчен квалификацияле эшче кадрлар әзерләү максатында яшьләрне хезмәт базарында кирәкле күнекмәләргә тиз һәм нәтиҗәле өйрәтү. Шул сәбәпле, 1 курстан ук гомуми белем бирү фәннәреннән тыш, махсус юнәлештәге фәннәр дә укытыла. Шулай ук аларга 1 курстан ук практика да каралган, нәтиҗәдә “Пешекче” һәм “Кондитер” дигән эшче һөнәрләре буенча таныклыклар алалар.

Кабат чәк-чәк пешерүгә әйләнеп кайтыйк. Монысын төгәлләгәч тә эш дәвам итәчәк икән – махсус хәрби операциягә үзебезнең районнан киткән ир-егетләргә дә чәч-чәк әзерләргә планлаштыралар. Ул юлы инде барлык укытучыларны, өлкән курс студентларын да җәлеп итәргә уйлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев