1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
ВИЧ инфекция нәрсә ул?
ВИЧ- ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус. ВИЧ кеше организмында яши һәм үсеш ала. Безнең районда ВИЧ-инфекция белән авыру очраклары 2002 елдан теркәлә башлады. Бүгенге көндә район буенча әлеге авыруның 12 очрагы теркәлгән, 1 кеше вафат булган , 6 кеше башка регионга, шәhәрләргә кучеп киткэн . Хәзерге вакытта район буенча 5 кеше исәптә тора.
«Яшерен чор» күпмегә сузыла?
Инфекция йоктырган кеше үзен озак вакыт сау-сәламәт итеп хис итә. ВИЧ йоктырганнан алып кандагы ВИЧка каршы антитәнчекләрне ачыклаганчы 2 атнадан бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин. Бу вакыт — «яшерен чор» дип атала. ВИЧка анализ бу чорда тискәре була. Ләкин шушы чорда ул башкаларга вирус йоктыра ала.
Ә берникадәр вакыт уткәннән соң кайбер кешеләрдә гриппка охшашлы билгеләр күренә (тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә).
Кеше үзенең зарарлануын ничек белә?
Еш кына очраклы рәвештә: тест тапшырганда ВИЧ барлыгы ачыклана
ВИЧ ничек күчә?
Вирус өч юл белән күчәргә сәләтле:
*сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында;
*кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприц белән файдаланганда, стериль булмаган җиһазлар белән татуировка ясаганда, стериль булмаган җиһазлар белән маникюр, педикюр процедуралары үткәргәндә, чит кешенең шәхси гигиена предметларын кулланганда);
*инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта.
ВИЧ ничек йога алмый?
ВИЧ һава аша, су, көнкүреш юлы аша, бер табак-савыттан кулланганда, бәдрәфтән файдаланганда, черки-чебен тешлэгэндэ, тарнспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассенда йөзгәндә, кул бирешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә күчми.
ВИЧ йоктырудан ничек сакланырга?
· наркотиклар кулланмаска,
· стериль булмаган җиһазлар белән татуировка ясамаска, бар тик лицензиясе булган салоннарда гына маникюр, педикюр процедуралары үткәрергә,
· чит кешенең шәхси гигиена предметларын кулланмаска(кырыну станогы, маникюр кайчылары, теш щеткасы, мунчала),
· очраклы җенси элемтәләрдән сакланырга, яңа партнер белән презерватив кулланырга
Кайчан ВИЧка тикшеренү узарга кирәк?
- Яңа партнер белән презерватив кулланмыйча җенси контактта булганнан соң яки презерватив ертылган очракта.
- Әгәр партнерыгыз башка кеше белән җенси контактка кергән булса.
- Хәзерге яки элеккеге җенси партнерыгыз ВИЧ-инфекцияле булса.
- Әгәр партнерыгыз вена аша наркотик кулланган булса яки инфекция йоктыруның башка куркыныч юлына юлыккан булса.
- Җенси юл белән күчә торган башка инфекция йоктырган булсагыз.
- Наркотиклар яки башка матдәләр кадау, шулай ук татуировка һәм пирсинг ясату өчен стериль булмаган энәләр яки шприцлар кулланганнан соң.
- ВИЧ-инфекцияле кешенең каны белән контакттан соң.
ВИЧка тестны ничек узарга?
ВИЧка тест Казанда, СПИД үзәгендә үткәрелә.
Әтнә районында ВИЧка тест бирә өчен Әтнә үзәк больницасында табиб эпидемиологка яки участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
*Зыяны булырга мөмкин табиб белән киңәшләшү кирәк 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев