15 кеше шик астында...
Әтнәдә грипп теркәлгәнен хәбәр иткән идек. тагын бер кешенең анализы тикшерергә җибәрелгәнен дә яздык.
Соңгы мәгълүматлар да куанырлык түгел. Ничек саклана аласыз, шулай сакланырга тырышыгыз бу грипптан.
- Тагын бер грипп теркәлде. Олы кешедә чыкты. Гриппка каршы вакцина ясатылмаган. Тагын 15 кеше шик астында, аларның анализларын да грипп бармы- юкмы икәнлеген ачыклау өчен тикшерергә җибәрдек. Олы яшьтәгеләр vh617d штамм гриппны авыр кичерәләр http://atnya-rt.ru/news/kist/tagyn-ber-analizny-grippka-tiksherterg-ibrdek-gonkong-shtammy-nrsse-beln-kurkynych шуңа күрә ничек сакланып була, шулай сакланырга тырышырга кирәк. Кулыгызны сабынлап юыгыз, кеше күп җыйналган урыннарга бик кирәк булса гына барыгыз...- дип кисәтә район үзәк больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев