29 октябрь — Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне
Сәламәтлек

29 октябрь — Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне

Игътибарлы булыгыз!

Россиядә ел саен йөз меңнән артык кешене инсульт суга. Бу халык үлеменең һәм инвалидлыкка китерүче сәбәпләрнең берсе. Ләкин яхшы яңалык та бар: куркыныч факторларын вакытында төзәтеп һәм мәгълүматлылыкны арттырып, очракларның 80% ын булдырмый калырга мөмкин. Безнең хастаханә Инсультка каршы көрәш атналыгына кушыла.
Һәркем белергә тиешле төп кагыйдәләрне искә төшерәбез.
«Алтын сәгать» кагыйдәсе. Неврологиядә «алтын сәгать» дигән төшенчә бар — бу авыру башланганнан соң 4 сәгать. Әгәр зыян күрүчене хастаханәнең махсуслаштырылган бүлекләренә шушы вакыт эчендә китереп җиткерсәң, авыр нәтиҗәләр һәм инвалидлану куркынычы берничә тапкыр кими. Кешенең хәле үзеннән-үзе яхшырыр дип көтмәгез — кичекмәстән эш итегез.
Инсультны ничек танырга? (У. Д. А. Р. ысулы) Симптомнарны вакытында күрү мөһим.
Гади тест үткәрегез: У — Елмаю: кешедән елмаюын сорагыз. Әгәр авыз почмагы берсе аска төшсә, ә йөзе асимметрияле булса — бу куркыныч билге.
Д — Хәрәкәт: ике кулын да күтәрергә кушыгыз. Әгәр бер кул күтәрелмәсә яки төшеп китсә, очлыкларда хәлсезлек яки онемение барлыкка килсә — бу инсульт.
А — Артикуляция (Сүз): гади җөмлә әйтергә кушыгыз. Әгәр сөйләм аңлаешсыз, акрынайган булса яки кеше бөтенләй сөйләшә алмаса — бу борчылу өчен сәбәп.
Р — Карар: әгәр сез бу билгеләрнең берсен генә булса да күрсәгез, кичекмәстән ашыгыч ярдәмгә 103 яки 112 номерына шалтыратыгыз.
Игътибар итәргә кирәкле башка симптомнар:
- Кинәт кенә баш әйләнү, тигезлекне һәм хәрәкәтләр координациясен югалту;
- Күз алды караңгылану, предметларның икегә бүленүе яки тоныклануы;
- Сәбәпсез кинәт бик көчле баш авырту.
Игътибар итәргә кирәкле куркыныч факторлар:
- Артериаль гипертензия (кан басымы күтәрелү);
- Йөрәк ритмы бозылулары (мәсәлән, йөрәгалдыләр фибрилляциясе);
- Кан составында холестерин һәм шикәрнең югары булуы;
- Тәмәке тарту һәм алкогольне артык куллану;
- Физик активлык җитмәү һәм артык авырлык.
Табиблар килгәнче нишләргә?
Кешене яткырыгыз, башын һәм иңбашларын якынча 30 градуска күтәрегез. Саф һава кертүне тәэмин итегез: тәрәзәне ачыгыз, яканы ычкындырыгыз. Ашау-эчү бирмәгез. Беренче симптомнар барлыкка килгән төгәл вакытны истә калдырыгыз — бу табиблар өчен бик мөһим мәгълүмат. Әгәр коса башласа, кеше тончыкмасын өчен, башын кырыйга борыгыз. Инсульт кайвакыт тыныч кына да узарга һәм ачык күренеп тормаска мөмкин. Кайчакта инсульт билгеләре ару-талуга охшаш була яки кан басымы сикерүе булып маскалана. Ләкин нәкъ менә сезнең уяулыгыгыз һәм тиз реакциягез якын кешегезнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Сезнең сәламәтлек — безнең төп кыйммәтебез.
Материал Әтнә үзәк район хастаханәсе тарафыннан «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында әзерләнде.

Нет комментариев