Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

83 кеше кызамык йоктырган

Татарстанда кызамык авыруын йоктыру очраклары теркәлүен дәвам итә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген республикада 83 кеше кызамык йоктырган, шуларның 39ы – балалар. Әлеге чирне эләктергән кешеләрнең 41е – чит ил гражданнары, аларның күбесе – 33 кеше – Таҗикстаннан килүчеләр», - дип искәртте санитар табиб.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, кызамык йоктыручыларның 67 проценты бу авыруга каршы прививка ясатмаган.

Искәртеп узабыз, узган атна башында кызамык авыруы таралу аркасында Чаллының шәхси балалар үзәге эшчәнлеген 40 тәүлеккә туктаттылар. Әлеге учреждениенең бер генә хезмәткәре дә һәм балаларның барысы да диярлек әлеге чиргә каршы прививка ясатмавы ачыкланды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев