Айшияз авыл китапханәчесе медицина хезмәткәре белән очрашу оештырды
Чараның төп максаты – гипертония авыруы турында мәгълүмат бирү, аның сәбәпләре һәм профилактикасын аңлату.
Айшияз авыл китапханәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге укучылар өчен медицина хезмәткәре белән очрашу оештырды. Чараның төп максаты – гипертония авыруы турында мәгълүмат бирү, аның сәбәпләре һәм профилактикасын аңлату.
Медицина хезмәткәре катнашучыларга гипертониянең нәрсә икәне, аны тудыручы факторлар, шулай ук бу авыруны ничек кисәтү мөмкинлеге турында тулы мәгълүмат бирде. Әңгәмә барышында табиб артериаль басымны күтәрүне дәвалау ысуллары турында да киңәшләр бирде. Ул аеруча үз-үзеңне дәвалауның куркынычлыгын ассызыклап, авыруның беренче билгеләрендә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте.
Очрашуның икенче өлеше сәламәтлекне саклау һәм озын гомер яшәүнең төп кагыйдәләренә багышланды. Медицина хезмәткәре: «Сәламәт йокы, дөрес туклану, рациональ көн тәртибе, спорт белән шөгыльләнү, шулай ук яхшы китаплар уку – сәламәтлекнең нигезе», – дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев