Табиб билгеләмичә генә антибиотиклар кабул итү - куркыныч,-дип раслый Әтнә үзәк район хастаханәсенең дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары һәм табиб-терапевт Лилия Солтанова.
Менә ни өчен:
Дөрес сайланмаган препарат бактерияләрнең тотрыклылыгын арттыра, дәвалауны нәтиҗәсез итә.
Зарарсыз симптомнар башка дәвалауга мохтаҗ җитди авырулар белән маскировкаланырга мөмкин.
Антибиотиклар бактерияләргә генә тәэсир итә, ә вируслы инфекцияләрне алар белән дәвалауның файдасы юк.
Антибиотикларның Начар нәтиҗәләре бар: аллергия, ашкайнату бозылу, иммунитет кимү һәм хәтта каты авырулар үсеше.
Сәламәтлегегезне дөрес дәвалау юлы белән саклагыз: теләсә нинди дару эчәр алдыннан табибка мөрәҗәгать итегез! Антибиотик-рецепт буенча бирелә торган препарат һәм аны табиб кына билгели ала.
Нет комментариев