Әтнә больницасында хисап тоттылар
Әтнә үзәк район хастаханәсендә узган 2024 ел эшчәнлегенә йомгак ясап, киләсе 2025 елга планнар билгеләделәр.
Әлеге чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев, районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) кураторы Руслан Муллин һәм Әтнә район үзәк больницасы баш табибы Сергей Ибраһимов катнашты.
Хезмәт коллективы һәм кунаклар алдында баш табиб чыгыш ясады. Әлбәттә, куанырлык саннар шактый. Бәхәссез, бу саннар артына узган елда ирешелгән уңышлар һәм киләчәккә бәйле икътисади мөмкинлекләр яшеренгән. Кайберләре белән газета укучыларны да таныштырып үтү урынлы булыр. Хәер, ел дәвамында боларның күбесе белән газета укучыларны таныштырып барырга тырыштык. Әлбәттә, ирешелгән уңышлар турында укыгач, “тырнак астыннан кер эзләргә” тырышучылар да табылыр. Әмма бу саннар – реаль, барысы да күз алдында. Хәзер менә шул уңышларны юк дип санагыз әле, ни әйтерсез? Татарстан хөкүмәте ярдәме, сәламәтлек саклау өлкәсендәге төрле программалар ярдәмендә кечкенә адымнар белән булса да, алга барабыз бит. Әлбәттә, арада иң зур күләмлесе һәм иң эчтәлеклесе – “Сәламәтлек саклау” милли программасы.
Аерым алсак, районыбызда 12245 кеше яши һәм бу алдагы елдан 126га ким. Шул ук вакытта мәктәп укучылары һәм өлкән яшьтәгеләр саны бераз арткан.
Шушы саннар нигезендә табиблар штаты белән тәэмин ителешне искә алыйк. Районда ул 97,3 % тәшкил итә. Моңа карамастан халыкны диспансерлаштыру һәм диспансерлык күзәтүе уңышлы башкарыла. Бу очракта да кимчелек эзләүчеләр булыр. Әмма диспансерлык ярдәмендә бик күп авыртулар ачыклануын онытмыйк. Янә төгәл саннарга килсәк, Югары Көек авылында модульле ФАП төзелде һәм Яңа Җөлбидә фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды. Гомумән алсак та, Әтнә Үзәк больницасы медицина персоналы эшчәнлегеннән һәм дәвалау барышыннан канәгать булучы халык саны бик күп – хәтта 90 % тирәсе. Кызганыч, әлегә битарафлар һәм канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Чынлыкта, “+” булган җирдә “–“ булмыйча кала алмый. Ул һәрвакыт шулай булачак.
Баш табибның дәвалау буенча урынбасары Лилия Солтанова чыгышы да тыңланды. Ул ISO 9001 стандартлары буенча (газетаны һәрдаим укучылар хәтерли – бу хакта язган идек) барган медицина эшчәнлегендәге куркынычсызлык һәм сыйфат белән идарә итү турында сөйләде.
Алдагы елда хроник авырулар белән эшчәнлекне көчәйтү, диспансерлык күзәтүен һәм сыйфатын яхшырту, үз программа продуктларын гамәлгә кертү, алкогольне артык кулланучы затлар белән эшчәнлекне көчәйтү һәм иң мөһиме – әнә шул канәгать булмаган категорияне киметү проблемасы тора. Шулай ук Әтнә больницасында балалар тукландыру пунктын ремонтларга һәм Кышлау авылында модульле ФАП төзергә планлаштыралар.
Әлбәттә, министр урынбасары үз чыгышында тәнкыйть сүзләре дә җиткерде. Әмма алар барысы да төзәтә алырлык кимчелекләр. Шунысы куандыра – больница һәм медицина персоналы киләчәккә өмет белән карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев