Әтнә районында диспансерлаштыруны 5000гә якын кеше узган
2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туучылар уза алачак.
2025 елда диспансерлаштыруны 5000гә якын кеше узган, 92сендә кан әйләнеше һәм шикәр чире авырулары өстенлек ала.
Һәр бишенче кешедә югары холестерин, физик активлык түбәнлеге һәм рациональ туклану куркынычы, тикшеренүчеләрнең яртысында тәннең артык массасы билгеләнде. Быелгы профилактик ярдәм күрсәтүдәге яңалыклар:
1. 18-40 яшьлек пациентларда бер тапкыр канда липопротеидны (А) билгеләү һәм липид профилен бәяләү 18-39 яшьлекләргә – 6 елга бер, 40 яшьтән өлкәннәргә – 3 елга бер үткәреләчәк.
2. 21-49 яшьлек хатын-кызларда «репродуктив диспансерлаштыру» узганда 5 елга бер югары канцероген куркынычлы кеше папилломасының ДНК-вирусларын билгеләү, уңай нәтиҗә булганда цитологик тикшеренү үткәреләчәк.
3. Артериаль гипертензия һәм шикәр диабетлыларга күзәтү телемедицина технологияләре белән, дистанцион режимда башкарылачак.
Диспансерлаштыру «Озын һәм актив гомер» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында бушлай үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев