Әтнә район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Гөлинә Төхфәтуллина киңәш итә
Баланың рационын ничек файдалы һәм тәмле итәргә?
Әтнә район үзәк хастаханәсе табиб -педиатры Төхфәтуллина Гөлина Даниловна баланың рационын ничек файдалы һәм тәмле итәргә икәнен аңлатып үтте!
Кадерле әти-әниләр! Сезнең өчен берничә гади киңәш.
🔷Иртәнге ашны калдырмыйбыз. Иртәнге аш көне буена күтәренке рух ул. Балаларга ботка, омлет яки җиләк-җимеш белән баллы булмаган йогурт бирегез.
🔷 Аш, ит яки балык, яшелчә салаты һәм нинди дә булса тәмле гарнир – энергия һәм көч өчен менә нәрсә кирәк.
🔷Файдалы итеп ашарга кирәк. Конфет һәм чипсы урынына алма, чикләвек яки эремчек бирегез.
🔷Бераз гына татлы да мөмкин. Әлбәттә, кайчакта баллы ризык белән сыйларга була, ләкин бал, күрәгә яки ачы шоколад сайлап алу яхшырак.
🔷Күбрәк су. Газировка һәм пакетлы соклар урынына чиста су эчү мөһим.
🔷Режим буенча балагызны көн саен бер үк вакытта ашатырга тырышыгыз.
🔷Ризыкны төрләндерү кирәк. Бер үк нәрсәне әзерләмәгез, меню төрле булсын.
🔷 Гаилә белән кичке ашларны бергә ашарга кирәк. Ә бу үз чиратында балаларга дөрес туклануга өйрәнергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев