Балалар өчен прививкалар календаре: тормышның беренче көннәреннән яклау
Баланың сәламәтлеге-һәр гаилә өчен төп кыйммәт.
Баланы куркыныч инфекцияләрдән саклауның иң ышанычлы ысулларының берсе-профилактик прививкаларның календарь буенча үз вакытында вакцинацияләү. Прививкаларның календаре – баланың яшен, йоктыру куркынычын һәм иммунитет формалаштыру үзенчәлекләрен исәпкә алган вакцинациянең расланган схемасы.
Ни өчен календарьны саклау мөһим?
Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры Гөлинә Төхбәтуллина: "Вакциналар бала организмы иммунитетны иң яхшы формалаштырган оптималь срокларда кертелә. Вакытында вакцинация сезнең сабыйны гына түгел, башка балаларны да яклый, коллектив иммунитет тудыра. Бу инфекцияләрдән авыр катлаулануларны һәм үлем очракларын профилактикалау." Постка актуаль милли прививкалар календарен беркетәбез. Табиблар киңәшен тотыгыз һәм сәламәт булыгыз»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев