2024 елның 8-14 гыйнвар аралыгында республикада яшәүче 961 кешедә коронавирус табылган.
Бу хакта «Аңлатабыз.РФ» («Объясняем.РФ») хөкүмәт мәгълүмат порталы хәбәр итә.
2024 елның икенче атнасында коронавирус белән авыручы 111 кеше хастаханәгә салынган, 1 125 кеше савыккан. Үлем очраклары теркәлмәгән.
Материалда күрсәтелгәнчә, алдагы атна белән чагыштырганда, ил буенча хастаханәгә ятучылар саны 21,4 процентка арткан. Авыруларны хастаханәгә салу Россия Федерациясенең 54 субъектында арткан.
Нет комментариев