Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Больница юлын таптаучылар артты

«Бүгенге көндә берьюлы өч инфекциягә каршы көрәш бара», — диделәр район үзәк больницасында.

...Берөзлексез мышкылдаучы, төчкерүче-йөткерүчеләр генә түгел, тән температурасы күтәрелеп больница юлын таптаучылар да артты соңгы көннәрдә. Ә сәламәтлек — барыбыз өчен дә иң мөһиме. Район үзәк больницасының баш табибы Эльдар Яруллиннан шул хакта сораштык.
— ОРВИ, грипп һәм ковид белән авыручылар саны артты. Башкача аны тридемия дип атыйлар, — диде ул.
Статистикага күз салсак, ел башыннан алып 17 гыйнварга кадәр аралыкта, бирегә 80 райондаш вируслы инфекцион авыруга зарланып килгән. Араларыннан 35е — балалар. Экспресс-анализлар нәтиҗәсендә, 12 кешедә, шул исәптән 1 балада «А» тибындагы грипп расланган. Моннан тыш, 5 кешедә коронавирус табылган. Шөкер, больницада инфекция бүлмәсе бар, белгечләр җитәрлек. Әңгәмәдәш сүзләренә караганда, бернинди куркыныч та юк, барысы да тиешле медицина ярдәме алганнар. Инде күбесе сәламәтләнүгә таба бара. COVID-19ның да чагыштырмача җиңел формасы булган, барысы да вакцинация узганнар һәм хәзер аларда нык иммунитет та формалашкан.
— Район халкы куркынычсызлык чараларына игътибар итсен иде: җәмәгать урыннарында маска киеп йөрү зыян итмәс, кулларны юу һәм антисептиклар белән эшкәртүнең мөһимлеген инкарь итмәгез, — дигән фикердә ул.

Тулысынча "Әтнә таңы" газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев