Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Быел талпан тешләгәннән соң табибка мөрәҗәгать итүче татарстанлылар саны 5 тапкыр арткан

Быел Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләгәннән соң 823 кеше мөрәҗәгать иткән.

Бу сан күпьеллык уртача күрсәткечтән биш тапкыр артыграк, дип сөйләделәр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

87,8% очрак талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып торган республиканың 30 административ территориясендә булган. Аңа Казан да керә. Барлыгы 156 талпан тикшерелгән. Аларның 20 сендә (авыручылар санының 12,8% ы) иксодлы талпан боррелиозының бүленеп чыгуы ачыкланган. Талпан вируслы энцефалитын китереп чыгаручы табылмаган.

Татарстанның 385,4 гектар мәйданында талпанга каршы эшкәртү уздырылды. Талпан вируслы энцефалитыннан республиканың 3194 кешесе прививка ясатты, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев