Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Гадәти стрессны игътибар таләп итә торган ситуациядән ничек аерырга?

Әтнә район үзәк хастаханәсе табиб-нарколог-психиатры Сафина Гөлина Габделхәмит кызы стрессны һәм борчылуны ничек ачыкларга икәнен сөйләде.

Кыска вакытлы стресс һәм борчылуның хроник чагылышлары арасындагы аерманы аңлау мөһим. Әгәр дә вәзгыять көчле борчылу тудыра, көндәлек активлыкка комачаулый һәм ике атнадан да озаграк дәвам итә икән,мөгаен, бу консультация сорап мөрәҗәгать итү сигналы. 
 
Стрессның төп физик билгеләренә йөрәк тибеше ешаю, баш авырту, йокы һәм аппетит бозылу, мускуллар киеренкелеге керә. Борчылуның эмоциональ сигналлары курку, борчылу, ярсучанлык һәм хәтта тыныч шартларда да тынычлана алмау хисе белән чагыла. 
 
Пациент беренче эш итеп нинди адымнар ясарга тиеш?

Беренче адым проблеманы тану һәм аны хәл итү теләге булырга тиеш. Пациент үзенең физик һәм эмоциональ халәте үзгәрүен билгеләп, кәеф көндәлеген алып бара ала. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану һәм җитәрлек йокы психоэмоциональ балансны саклауда мөһим роль уйный. 
 
Әмма санап үтелгән чаралар киеренкелек дәрәҗәсен киметергә ярдәм итмәсә, иң яхшысы белгеч белән киңәшләшү. Табиб вәзгыятьне комплекслы бәяли һәм дәвалауның иң кулай вариантын тәкъдим итә алачак.
 
Исегездә тотыгыз: проблеманы тану-тормыш сыйфатын яхшыртуга беренче адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев