Яман шеш чирен иртә стадияләрдә табарга нинди тикшеренүләр ярдәм итә?
Вакытында тикшерү үтегез.
* 40 яшьтән 75 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен маммография ике елга бер тапкыр үткәрелә. Бу тикшерү сөт бизләренең яман шешен ачыкларга мөмкинлек бирә.
* Хатын-кызларның аналык муентыгын цитологик тикшерү 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге хатын-кызларга өч елга бер тапкыр тәкъдим ителә. Бу анализ яман шеш алды үзгәрешләрен һәм аналык муентыгы яман шешен иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә.
* Тизәкне яшерен канга тикшерү 40 яшьтән 64 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике елга бер тапкыр, ә аннары 65 яшьтән 75 яшькә кадәр, елга бер тапкыр үткәрелә. Бу анализның уңай нәтиҗәләре колоректаль яман шеш турында сөйли ала.
* Ашказанындагы шешне ачыклау өчен тикшерү 45 яшьтән үткәрелә. Тикшеренүнең бу эндоскопик ысулы үңәч һәм ашказанының шеш зарарлануларын ачыкларга мөмкинлек бирә.
*Простат специфик антиген дәрәҗәсенә кан анализы 45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьлек ир-атларга киңәш ителә. Бу анализ простата бизенең яман шеш авыруларын да кертеп, вакытында ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итә.
* Флюорография исә, күкрәк күзәнәгенең яман шеш, туберкулез һәм үпкә авыруларын ачыклауга юнәлдерелгән скрининг тикшеренүеннән гыйбарәт. Сәламәт кешеләргә аны елга 1 мәртәбә уздырырга киңәш ителә.
Табиблар аңлатуынча яман шеш авырулары ешрак диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узган вакытта ачыклана. Ягъни яман шешне симптомнар булмаган вакытта да, иртә стадиядә дә ачыкларга мөмкин. Авыруны тулысынча дәвалау ихтималы да күпкә зуррак, ди табиблар. Диспансеризациягә килгәндә, аны 18 яшьтән алып 24 яшьтән өлкәнрәкләр уза ала. Тикшерүнең ешлыгы: 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәр өч елга 1 мәртәбә (18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39); ә 40 яшьтә һәм аннан өлкәнрәкләр ел саен үтәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев