Иммунитет сабый чактан салына
Әтнә балалар табибы-педиатры Гөлинә Төхфәтуллина киңәш итә.
Исәнмесез, кадерле әниләр һәм әтиләр! Мин балалар табибы-педиатр, һәм Сезнең белән сабыйларыбызның сәламәтлеге турындагы мөһим фикерләр белән уртаклашасым килә.
Әйдәгез башлыйк авыруларны профилактикалаудан. Даими рәвештә табибларга күренү, туклануны һәм физик активлыкны күзәтү — бу сезнең балагыз сәламәт һәм көчле булып үссен өчен төп адымнар. Иммунитет сабый чактан салына, шуңа күрә вакытында ясалган прививкалар-күп кенә җитди инфекцияләргә каршы җитди калкан.
Хәзер ашау турында сөйләшик. Дөрес туклану-ул гомумән изге эш! Җиләк — җимеш, яшелчәләр, сөт продуктлары, ит һәм балык-болар барысы да көн саен өстәлдә булырга тиеш. Ә менә төрле чипслар һәм газлы эчемлеклэрне кибеттә калдыру яхшырак, алар үсеп килүче организмның сәламәтлеген җитди бозарга мөмкиннәр. Тагын бер мөһим пункт-спорт һәм хәрәкәтчән уеннар. Балалар йөгерергә, сикерергә, велосипедта йөрергә һәм, әлбәттә инде, урамда күбрәк йөрергә тиеш. Физкультура мускулларны үстерә, координацияне яхшырта һәм организмны авырулардан саклауны ныгыта. Актив дәресләр баш миенә бик яхшы йогынты ясый һәм яхшырак өйрәнергә ярдәм итә.
Икенче момент – көн режимы. Йокыдан бер вакытта торып hэм бер вакытта йокларга ятырга кирэк. Бу баланың нерв системасының нормаль эшләве өчен мөһим. Әгәр бала начар йоклый икән, ул игътибарсыз була һәм тиз арый. Һәм, әлбәттә, шәхси гигиена турында онытмыйбыз. Ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны юу - гади кагыйдәләр, алар чыннан да авырулардан сакланырга ярдәм итә.
Баланың авырганын сизсәләр, шунда ук безгә, врачларга! Балаларны мөстәкыйль дәвалау куркыныч, һәм һәрвакытта да нәтиҗәле түгел. Балаларыгызны саклагыз, аларның сәламәтлеге-безнең уртак киләчәгебез бит! Әгәр дә кинәт сораулар яки шикләр туса, мөрәҗәгать итегез - без бергәләп теләсә нинди проблеманы чишү юлын табачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев