Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Иммунитетны саклау буенча табиб киңәшләре

Кыш ахырында безнең организмның салкыннардан арыган һәм язгы уянуга әзерләнгән вакыты. Озын кыштан соң иммунитет еш кына зәгыйфьләнә, һм безгә аңа язны тулы әзерлектә каршы алу өчен бераз ярдәм итәргә кирәк.

Язга да аяк бастык. Яз килгәне табигатьтә түгенә түгел, кеше организмында да чагылыш таба.

Иммунитетны саклау буенча шәхси киңәшләре белән баш табибның дәвалау эшләре буенча урынбасарыЛилия Солтанова уртаклашты.

Туклану –  безнең нигез. Мин үземнең һәм үз гаиләмнең рационына яшелчә, җиләк-җимеш, аксым һәм файдалы майлар кертергә тырышам. Алар организмга кирәкле витаминнар һәм минераллар алырга ярдәм итә. С витамины (цитруслар, киви), D витамины (балык, йомырка) һәм цинк (чикләвекләр, диңгез продуктлары) аеруча мөһим.

Кыш буе кояшны бик сагындык. Шуңа күрә дә кояшлы , саф һавада йөрү  –  безгә кирәкле әйбер. Кояш яктысы D витаминын эшләп чыгару өчен кирәк, ул сәламәт иммунитетны саклауда төп роль уйный. 

Сарымсак — көчле табигый антибиотик. Сарымсакны ризык белән бергә ашарга тырышам. Бу иммунитетны ныгытуның бик яхшы ысулы.
Бал, имбир, куркума һәм лимон белән чәй. Бу авыру башланганда ашыгыч ярдәм дип атала.
Боларны кулланып, үзегез сынап карагыз.

Теләсә кайсы ситуациядә оптимист булырга һәм уңай кәеф сакларга тырышам. Сәламәтлегебезне саклауда уңай хис-кичерешләр мөһим роль уйный.

🌷Иртәгә яз инде. Бу күчеш сезнең өчен җиңел һәм күңелле булсын. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев