Җирдә иң көчле магнит давылларыннан берсе теркәлде
12 ноябрьгә каршы төндә максималь дәрәҗәдәге (G5) бик көчле магнит давылы башланды.
Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә шул хакта хәбәр иттеләр.
Галимнәрнең мәгълүматлары буенча, хәзер «планета масштабындагы бик көчле магнит давылы» күзәтелә, ул көчле кабынып китүләр нәтиҗәсендә Кояш өслегеннән ыргытылган плазма болытларының берсе (алар өчәү булыр дип көтелгән иде) Җиргә килү белән бәйле.
Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, геомагнит вазгыять кинәт көчәя һәм баштагы фаразлардан аерыла. Баштарак төнлә Җиргә болытларның беренчесе һәм иң көчсезе генә барып җитәр дип фаразланды һәм ул G1-G2 дәрәҗәсендәге давыл китереп чыгарырга тиеш иде. Әмма тайпылышның интенсивлыгы югарырак булып чыкты.
Магнит давыллары энергетика һәм навигация системалары эшендә тоткарлыклар китереп чыгарырга, сәнәгать объектларына һәм космик элемтәгә йогынты ясарга мөмкин. Шул ук вакытта, кояшның югары активлыгы поляр балкышлар күренә торган зонаны киңәйтә.
Мондый күренешләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы әлегә фәнни бәхәсләр темасы булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев