Кан һәм сөяк мие донорлыгы: ничек әзерләнергә һәм ни өчен бу мөһим?
Бу атнада без кан һәм сөяк мие донорлыгы турында сөйләшәбез. Бу кемнеңдер гомерен саклап калу мөмкинлеге генә түгел, сезнең сәламәтлек өчен дә файда!
Фәнни фактлар:
500 мл кадәр кан тапшыру бөтенләй куркынычсыз.
Даими донацияләр организмны стимуллаштыра.
Кан тапшыруга ничек әзерләнергә?
Донация алдыннан һәм көнендә майлы, кыздырылган, ачы ризыклардан, казылыклардан, ит, балыктан, сөт продуктларыннан, йомыркадан, майдан, шоколадтан, чикләвектән, хөрмәдән, авокадодан, чөгендердән һәм бананнан сакланыгыз.
Иң яхшысы татлы чәй, соклар, компотлар эчегез, ипи, сушки, судагы боткалар, майсыз макароннар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр (авокадо, чөгендер һәм бананнан тыш) ашагыз.
Донациягә кадәр 48 сәгать кала алкоголь кулланмагыз, 72 сәгать эчендә аспирин һәм анальгетика эчмәгез.
Процедурага бер сәгать кала тәмәке тартмагыз.
Кан бирү өчен идеаль вакыт-иртәнге сәгатьләр.
Төнге дежурлыктан яки йокысыз төннән соң кан бирмәгез.
Имтиханнар, ярышлар алдыннан яки югары йөкләнеш чорында донацияне планлаштырмагыз.
Сөяк мие донорлыгы.
Сөяк мие донорлыгы турында күбрәк беләсегез киләме? Сайттагы барлык мәгълүмат: km.donorstvo.org.
Донор булыгыз-кемгәдер яшәргә мөмкинлек бүләк итегез!
Мәгълүмат «Озак һәм актив тормыш»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев