Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковид йоктыруның 1305 яңа очрагы ачыкланган

Ковид йоктыручылар арасында 18 яше тулмаган 92 бала бар.

Татарстан ковид йоктыручылар саны арту буенча чираттагы антирекорд куелды. Узган тәүлектә 1305 кеше авырган. Ун кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«96 кеше хастаханәгә салынган, 1209 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, ковид йоктыручылар арасында 18 яше тулмаган 92 бала бар. Коронавирус йоктыручыларның яртысы (657) Казанга туры килә, Чаллыда 278 очрак теркәлгән. Районнар арасында Арча (48), Тукай (27) һәм Буада (23) авыручылар күп булуы ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар 56 меңнән арткан. Татарстанда 40,5 мең кеше коронавирустан терелгән.

Узган тәүлектә 3,5 мең кеше вакцинация узган, барлыгы 2,4 миллион кеше прививка ясаткан, шуның 1,8 миллионы ике компонентын да ясаткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-02-2022/tatarstanda-kovid-yoktyruny-1305-ya-a-ochragy-achyklangan-5848821

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев