Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күчмә поликлиника кабат Әтнә авылларында

Максаты – авыл халкын профилактикалау һәм авыртуларны вакытында ачыклауны йөз процент күрсәткечкә җиткерү.

Татарстанның ерактагы торак пунктларында яшәү­челәргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү максатыннан, муниципаль районнарда күчмә поликлиника комплекс­лары эшли башлады.
 Кыскасы, хәзер халыкка район үзәгендә ур­наш­кан больницага яки Казанга барасы дип борчыласы юк, бу очракта медицина ярдәме халык янына үзе бара. Бу хакта баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдиновадан сораштык.
– Дәвалау-диаг­ностика ком­плек­сының авылларга ба­ру графигы расланган. Алдан төзелгән исемлек нигезендә тик­шерәләр. 
Авыруларны Казанның МКДЦ табиблары – кардиолог, йөрәккә УЗИ, “Сосудистый хирург”, невролог, окулист, хирург, эндокринолог кабул итәчәк, – ди ул.
Әлеге комплексны автопоезд  дип тә атарга була. Әлеге изотермик фургонның генератор отсегы бар, шуңа күрә машинада да, стационар рәвештә бүленгән секцияләрдә дә шактый ук җылы. Өстәвенә, бу дәрәҗәдәге квалификациягә ия булган табибларны хәтта һәр шәһәр поликлиникасында да очратып булмый.
Әлбәттә, бу комплекс һәр авылга, әйтик, кечкенә авылларга бара алмый. Шуңа күрә, зур авылларда урнаштырыла һәм анда исемлек буенча тирә-яктан килгән авырулар кабул ителә.
Әлегә Түбән Бәрәскәдә һәм Күлле Киме авылларында гына булдылар. Моннан соң Түбән Көеккә юл тоталар. Аннан Күңгәрдә, соңрак Олы Мәңгәрдә булырлар дип планлаштырыла. 
Һәр авылда дү­шәмбе-җомга көн­нәрендә эшлиләр. Ә кабул итү сәгатьләре иртәнге 8.30ларда башлана.
Моннан алдагысының файдасы сизелерлек булды. Сер түгел, бездә тар профильле белгечләр юк. Ә монда элек билгеләнгән даруларны да үзгәртәләр, консультация дә алалар – мөмкинлектән файдаланып калу отышлы, – ди әңгәмәдәшем.
Аңлашылганча, милли проектларның төп юнәлеше – беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү. Ә менә мобиль поликлиникаларның төп максаты – авыл халкын профилактикалау һәм авыртуларны вакытында ачыклауны 100 % күрсәткечкә җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев